Мама вяжет варежки. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226030201214
Инде караңгы төшкән,
Әнинең эше бетми.
Эш артыннан эш,
Һич азагы күренми.
Әни бияләй бәйли,
Ул бик уңган.
Бармаклары йөгерә
Ике энә артыннан.
Карашы җитди,
Үзе уйга чумган.
Ике каш арасында
Җыерчык хасил булган.
Эх, беләсе иде,
Ниләр уйлый икән?
Бияләй зурайган саен
Йомгак кечерәя икән.
Юрган астында җылы,
Арып, йоклап киттем.
Иртән уянсам, мендәрдә
Ике бияләй күрдем!
Ап -ак йомшак бияләйне
Битемә куеп, елмаям.
Минем өчен тырышкан әни,
Аның җылысын тоям.
Гузель Идрисова 02.03.2026 13:52 Заявить о нарушении