Поющая страна. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226030901213
Дөньяда иң җырчы ил
Мөгаен, безнең илдер.
Җырлый белмәгән кешесе
Булса да, бик сирәктер.
Нәни бала да җырлый,
Әби, бабай калышмый.
Рәхәт була, җырлагач,
Җырның көче шундый.
Җырлап яши халкым,
Әй, афарин инде.
Үз күңелен үзе күтәрә,
Ничек сокланмыйсың инде.
Гармунда да уйный белә,
Үзен үзе өйрәткән.
Безнең халык искиткеч,
Талантка бай күптән.
Җырга булган мәхәббәт,
Бишектә ятканда башлана.
Аңа яхшы нигез сала
Моңга гашыйк газиз ана.
Җырлап яши халкым,
Күңеле матур булганга.
Эх, бәхете артыр иде,
Тынычлык килсә җиһанга.
Гузель Идрисова 09.03.2026 13:38 Заявить о нарушении