Весенняя пора. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дәртле яз

Язның хәтере яхшы,
Үз вакытын белеп кенә,
Соңга калмаска тырышып,
Килә дә җитә янә.

Үлән күренсен диеп,
Ашыгып, карлар эретә.
Түзәр хәле калмагач,
Гөрләвекләр агып китә.

Язның эше күп,
Уятырга кирәк бөҗәкләрне,
Агачлар көтеп тора,
Ачырга кирәк бөреләрне.

Җир эшкә сусаган,
Тизрәк җылынсын әйдә,
Бай уңышлар бирер
Яшелчә дә, иген дә.

Кешеләрне дә онытмый,
Яхшы кәеф тарата.
Күңелле булсын дип,
Кошкайларны җырлата.

Шатландырырга өлгерә
Тәүге чәчәкләр белән.
Ландыш, умырзаялар
Кар астыннан күренгән.

Дәртләнеп, йөгереп эшләгәч,
Юл бирә җәйгә.
Эх, яз, ямьле яз,
Кил тагын безгә.

Гузель Идрисова   08.04.2026 15:09     Заявить о нарушении