Мирное небо. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226041001189
Болытлар да иҗад ярата,
Төрле кыяфәткә керәләр,
Колач җәеп, рәхәтләнеп,
Зәңгәр күктә йөзәләр.
Күреп калырга өлгер,
Гел үзгәреп торалар,
Мөгҗизәләр күрсәтәләр,
Бигрәк шаян болытлар.
Әле балыклар йөзә,
Әле ат чаба,
Кеше хасил булып,
Карый аска таба.
Хәтфә үләнгә сузылып
Ятып, карасаң күккә,
Гаҗәпләнерсең, сокланырсың,
Күңелең тулар бәхеткә.
Матур болытлар гына
Күкне бизәп торсын.
Иркен тын алырбыз,
Дөнья тыныч булсын.
Гузель Идрисова 10.04.2026 13:31 Заявить о нарушении