Звёзды. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җирдәге йолдызлар

Зәңгәр күк матур,
Көндез дә, төнлә дә,
Монда тәртип, тынлык,
Шулай яшик без дә.

Күктәге йолдызларны
Санап бетәрлек түгел,
Изгелекләр эшләсәң,
Шатлыкка тула күңел.

Йолдыз күкне яктырта,
Нур өләшә җиргә дә,
Йолдыз кебек яшәсә,
Сокландыра кеше дә.

Кайчакта якты йолдыз
Атылып, төшә җиргә,
Изге йөрәкле кешене
Тели якыннан күрергә.

Йолдызлар безне күзәтә,
Ә без күзәтәбез аларны.
Изге эшләр белән
Бизик бар җиһанны.

Гузель Идрисова   15.04.2026 13:03     Заявить о нарушении