Настоящая любовь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чын мәхәббәт

Эх, кинода матур итеп
Чын мәхәббәтне уйныйлар.
Тын алмыйча күзәтәсең,
Елаган чаклар да бар.

Эх, кинодагы кебек
Яшисе иде бәхеттә.
Гөлдән гөлгә кунып,
Пар эзли күбәләк тә.

Кемгә мәхәббәт кирәкми,
Бармы соң андый кеше,
Яратмасаң, яратылмасаң,
Бармы яшәү мәгънәсе?

Мәхәббәттә яшәү рәхәт,
Ходай биргән бүләк.
Бүләкнең кадерен белеп,
Саклап яшәргә кирәк.

Кеше, яшереп кенә,
Йөретә үз хыялын.
Барсы хәл ителә күктә,
Һәркем табар үз парын.

Искиткеч язмышлар бар,
Көн дә төшерерлек кинога.
Бар ул, бар чын мәхәббәт,
Көтик, килер барыбызга.

Гузель Идрисова   17.04.2026 14:02     Заявить о нарушении