Человечность. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кешелекле бул

Тормышка үз карашым бар,
Эшем юк башкаларда.
Һәркем үзенчә яши,
Төрле безнең холыкыбыз да.

Дөрес яшим дип,
Кемдер уйлый үзенчә,
Күпләр уйлый да белми,
Бирелмәгән бу төшенчә.

Гадел, ярдәмчел, намуслы
Әниемнән үрнәк алам.
Үземә ошаган юлдан
Горур атлап барам.

Кирәк һәрчак тырышырга,
Үз өстеңдә эшләргә,
Иң кыен чакларда да
Кеше булып кала белергә.

Ике ярны тоташтыра
Кеше салган басма.
Үзең өчен яшәгәндә,
Башкаларны онытма.

Гузель Идрисова   20.04.2026 13:03     Заявить о нарушении