Терпение - великая сила. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Түземлек – зур көч

Агымга каршы йөзмә,
Арырсың, хәлең бетәр,
Ерак китә алмассың,
Агым сине җиңәр.

Җил үзе белә
Кайсы якка исәргә,
Уңга, суңга боргаланып,
Суык җибәрә безгә.

Кояш гел яктыртмый,
Бер күренә, бер югала.
Я, артыгын кыздырып,
Кешенең хәлен ала.

Теләге булса болытның
Кинәт яңгырга әйләнергә,
Я, дөньяны суга күмә,
Я, корылыктан интектерә.

Кыш барысын уздыра,
Суны бозга катыра.
Я, күз ачмаслык
Ак бураннар котыра.

Табигатьнең үз законы,
Ул ифрат көчле,
Әмма кеше көчлерәк,
Ул искиткеч түземле.

Гузель Идрисова   24.04.2026 14:06     Заявить о нарушении