Тропинка дружбы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дуслык сукмагы

Сокланам күршесе белән
Дус булган кешеләргә.
Ишекләре һәрчак ачык,
Тату яшиләр бергә.

Әгәр шатлык килсә,
Чәй эчәргә чакыралар.
Табын артында күңелле,
Бу – иң бәхетле минутлар.

Кайгылар да, шатлыклар да,
Аларның гел уртак.
Бар шундый шәп кешеләр.
Туганнардан да якынырак.

Ике йорт уртасына
Биек койма куелмаган.
Яшерен серләр юк,
Дуслык сукмагы салынган.

Ихтирамга лаек кешеләр,
Андый күршеләр сирәк.
Яхшы күрше булыр өчен,
Үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Гузель Идрисова   27.04.2026 13:31     Заявить о нарушении