У нас гостей любят. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226042900995
Чит илдә кеше өенә
Чакырылмый барырга ярамый,
Сиңа шат түгелләр инде,
Сине беркем сыйламый.
Эх, үзебезнең илдә,
Хәтта төнлә килсәң дә,
Елмаеп, каршылыйлар,
Урының булыр түрдә.
Өйдәге барлык сыйны
Куеп кунак алдына,
Хуҗа ихлас сөйләшә,
Ягымлы карап кына.
Өстәвенә, үзең белән
Күчтәнәч биреп кайтарыр,
Кочаклап озатканда,
Тагын килергә чакырыр.
Кеше яратканга күрә,
Кунак шулай кадерле,
Кеше белән аралашсаң,
Яшәүе рәхәт, күңелле.
Россия халкы – серле җан,
Күпләр аңламый аны,
Халкым тәрбиясе бүтән,
Күңеле киң, саф җаны.
Гузель Идрисова 29.04.2026 12:58 Заявить о нарушении