Табигать кочагы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226072400328
Якының кочаклап алса,
Шундый рәхәт була.
Җылы назын тойганга,
Күңелгә шатлык тула.
Ә, беләсезме, табигатьнең дә,
Бар бит кочагы.
Һәммәбезне сыйдыра ул,
Булмый ябылган чагы.
Үзе ифрат кунакчыл,
Сыйлары һәрчак әзер.
Рәхәтләнеп, ял итәбез,
Хәтта оҗмахка тиңдер.
Чүлгә барып эләккәннәр
Оазис эзләп интегәләр.
Андый проблемабыз юк,
Без – бәхетле кешеләр!
Гузель Идрисова 24.07.2026 07:17 Заявить о нарушении