Кыр чэчэге. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226072500987
Юл читендә, тыйнак кына,
Үсеп утыра бер гөл.
Күрми дә үтеп китәләр,
Ул ич чүп үләне түгел.
Роза булмаса да, исеме гөл,
Шулай ук мохтаж назга.
Үз теләге белән килгән
Шушы якты дөньяга.
Матур булырга тырышып,
Кояшка карап, үрмәләгән.
Җиргә тиклем бөгелсә дә,
Җил, яңгырга бирешмәгән.
Инде сындым дигәндә,
Нечкә генә сабагы,
Янә тураеп баскан,
Яшәргә теләп тагы.
Әрсез кыр чәчәге,
Үзен үзе үстерә.
Ихтирамга лаек, чөнки
Җиркәенә ямь бирә.
Кеше дә табигатьнең
Бер нәфис гөле.
Яшәү дәртен сүндермәгән
Кыр чәчәге төсле.
Гузель Идрисова 25.07.2026 13:06 Заявить о нарушении