Шэхэр карлугачлары. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Шәһәр карлугачлары

Кадерле кунак көтәбез
Ямьле май айларында.
Кайтсалар, күрербез әле
Зәңгәр күктә, югарыда.

Кемне көтәсез дисезме,
Кышны яз алмаштыргач.
Кунагыбыз канатлы,
Исеме аның – карлугач.

Кайткач да, эшкә тотына,
Карашы шундый җитди,
Гүя, әйдәгез, сез дә,
Эшсез тормагыз ди.

Ифрат уңган инде
Шәһәр карлугачлары,
Мөһим эш башкаралар,
Ялны белмиләр ахры.

Куышып уйнагандай,
Тегеләй, болай очалар,
Шулай төрле бөҗәкләрдән
Һаваны тазарталар.

Карлугач бәләкәч кенә,
Ә файдасы нинди зур.
Әзерне көтеп утырмый,
Мөгаен, ул горур.

Август ае җитүгә
Янә кайтып китәләр.
Хәзер инде аларны
Җылы якта көтәләр.

Гузель Идрисова   27.07.2026 12:02     Заявить о нарушении