Ансамбль. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ансамбль

Кем ул скрипкада уйный,
Аның кылларын чиртә?
Ул – урман артисты,
Яшел фраклы чикерткә.

Ә кем аңа кушыла,
Яңгыратып тирә – якны?
Урман докторы тукран,
Ул кага барабанны.

Әй, көе матур,
Кем ул флейтачы?
Урман чибәре – сандугач,
Өстәвенә ул җырчы.

Саксофонда коңгыз
Оста уйный икән,
Ул да килеп кушылды,
Теләге булган күптән.

Нинди шәп ансамбль,
Эх, күңелле урманда.
Табигать үзе дирижёр,
Тулы гармония анда.

Гузель Идрисова   05.08.2026 14:12     Заявить о нарушении