Спортчы тиен. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226090401011
Тиен – яхшы спортчы,
Юк аңа охшаганнар.
Шундый җитез сикерә,
Селкенеп китә ботаклар.
Аның егылып төшкәнен
Беркемнең күргәне юк.
Ярдәм итә аяклар
Һәм купшы койрык.
Кемдер һөҗүм иткәнне
Тиен тиз күрә,
Биеклектән җиргә
Парашютсыз сикерә.
Матур да, уңган да,
Яхшы спортчы да.
Сокландыра бу җәнлек,
Бәләкәй генә булса да.
Гузель Идрисова 04.09.2026 13:30 Заявить о нарушении