Урманда кунакта. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Урманда кунакта

Вазада ромашкалар,
Алар урман бүләге.
Җиләк бәлеше пешә,
Җәйнең матур мәле.

Иртән кунакта булдым
Сихри урманда.
Әй, рәхәт инде,
Күңелле икән анда.

Әллә мин килгәнгә,
Тырышты кошлар.
Алар – урман бизәге,
Матур сайрыйлар.

Биек наратка сокландым,
Кочакладым ак каенны.
Имән шаулауын тыңладым,
Күреп калдым куянны.

Һава саф, хуш исле,
Тын алуы иркен.
Эх, кызарып пешкән,
Өздем каен җиләген.

Менә нинди сәяхәткә
Бүген барып кайттым.
Күңел тулы шатлык,
Яңарды тойгыларым.

Гузель Идрисова   04.09.2026 13:32     Заявить о нарушении