Кунел жырлый. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Күңел җырлый

Иртән торып, тышка чыксам,
Үләннәргә чык төшкән,
Кояш нурында җемелди,
Гүя көмеш сибелгән.

Үләннән ялан аяк
Бер йөгереп килдем.
Алдым җирдән энергия,
Яңадан тудым, яшәрдем.

Табигать, сиңа гашыйкмын,
Чиге юк соклануның,
Киң кырлар, урманнар,
Чәчәккә тулган болыннарың.

Табигать – гүзәл ана,
Җиребез – юмарт ана,
Россия – изге ана,
Күңел шуңа куана.

Гузель Идрисова   07.09.2026 13:25     Заявить о нарушении