Рэхмэтле була белик. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Рәхмәтле була белик

Иртән кояш елмаймаса,
Матур көн тумас,
Гашыйк булсаң, сөйгәнеңнән
Якынырак кеше булмас.

Яңгыр яуганда, яшен
Тирә – якъны тетрәндерә,
Сөйгәнең кулдан тотса,
Җанга җылы йөгерә.

Биткә бәреп иссә,
Җил тын алдырмый.
Сөйгәнең сине ашыгып,
Аркасы белән каплый.

Әй тырыша сөйгән яр,
Назлап дәшә, иркәли.
Ул бит үзенең сылыуын
Бәхетле итәргә тели.

Сөйгән ярга яңадан
Әйләнеп кайта барсы,
Рәхмәтле була белсә
Үзенең икенче яртысы.

Ике ап – ак күгәрчен
Канат кага һавада,
Эх, яратып, яратылып
Яшәсәң иде дөньяда.

Гузель Идрисова   15.10.2026 11:47   •   Заявить о нарушении