Бар да утэр. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226101601057
Энҗе карлар ява,
Суык чеметә битне,
Яшәү катмарлы булса да,
Бер ни куркытмый безне.
Кышкы кызыл балан,
Тәмләсәң, татлы гына,
Адәм баласы чыдам,
Түзә тормыш ачысына.
Буран дөньяны каплаган,
Туктамас, нык теләсәң,
Уфтанмый да яшәп була,
Бәхетле була белсәң.
Кышын да, җәйгедәй,
Җылы көннәр була,
Һәр нәрсәгә аптырама,
Гел уңай уйла.
Бар да үтәр, кыш та,
Яз һәм җәй якын,
Иң мөһиме – якты өмет
Юлыбызны яктыртсын.
Гузель Идрисова 16.10.2026 13:18 Заявить о нарушении