Туган як кадерле. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Туган як кадерле

Киек казлар, киек казлар,
Киек казлар биектә.
Саубулашкан чакларда,
Моңсу була бигрәк тә.

Җылырак урын эзләп,
Көзен казлар китә.
Туган илдән аерылып,
Яшәргә язмасын читтә.

Гаҗәп матур илләр
Киң җиһанда күптер,
Яратсаң, туган җирең
Оҗмах сыман күренер.

Эх, илемнең каеннары,
Чишмәләре сагындыра,
Кыр чәчәкле болыннары
Күз алдында тора.

Читтә рәхәт яшәсәң дә,
Күңелне алдап булмый,
Ашкынып, көтәсең кайтуны,
Көннәрне саный, саный.

Гузель Идрисова   19.10.2026 14:42   •   Заявить о нарушении