Икенчегэ чэчэк аткан. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226102001017
Язын ап – ак чәчәктә иде,
Җәй җимешен кызарткан,
Кызыл миләш тәлгәшләре
Балкып тора ерактан.
Беренче салкыннан соң
Җимешләре балланыр,
Азыксыз интеккән кошлар
Җиләк чүпләп, шатланыр.
Көз сулышы якыная,
Ах, бу нинди мөгҗизә,
Әллә ялгышкан инде,
Миләш чәчәк аткан янә.
Әллә миләш тә, кешедәй,
Сагына микән яшьлеген,
Кагыйдәне бозган ич,
Өлгермәбез күрергә җимешен.
Һәр мизгелнең үз вакыты,
Зур тәртип табигатьтә,
Үзе акыллы, үзе матур,
Безне дөрес итеп яшәтә.
Гузель Идрисова 20.10.2026 12:55 Заявить о нарушении