Кэзге уйлар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226102200950
Җәен бигрәк эш күп,
Барысына өлгерергә кирәк,
Йөгереп, йөгереп эшлисең,
Ял итеп алу – сирәк.
Көз – уйланылар вакыт,
Эшләр тәмамланган,
Күңелгә дә ял булыр,
Уйларны җайга салсаң.
Тәрәзәдән сулар ага,
Яңгыр сибәли тышта,
Урамда беркем юк,
Кем теләр йөрергә суыкта.
Әнә, эт китеп бара,
Койрыгын кыстырып куйган,
Бер дә шат болгамый аны,
Нык өшегән, арыган.
Ә кешегә рәхәт, өе бар,
Эргәдә якыннары,
Мөнәсәбәтләр җәйдәй җылы,
Шул инде бәхетнең иң зуры.
Кояшсыз яшәү күңелсез,
Шатлык өләшми көз,
Әмма төшенкелеккә бирелмә,
Бар да үтәр, түз.
Янә кышны каршыларбыз,
Килер ямьле язлар, җәйләр,
Янә елмаеп йөрербез,
Чәчәк атар күңелләр.
Гузель Идрисова 22.10.2026 12:27 Заявить о нарушении