Гуманоидтан куркмагыз. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Серле очрашу

Соңгы вакытта күпләп
Гуманоид турында сөйлиләр,
Имеш, алар безнең белән
Контактка керергә телиләр.

Бераз шөрләп куябыз,
Зыян килмәс микән,
Үзләре бигрәк ямьсез,
Бәлки матурлардыр эчтән?

Иң мөһиме, каушамаска,
Бер елмаеп карарга,
Кул биреп, исәнләшкәч,
Җылы йөгерер арага.

Кыздырган бәрәңге ашап,
Сөтле чәй эчкәч,
Ул да, ачып салыр,
Үзеннән берәй күчтәнәч.

Алар бездән күбрәк белә,
Сизәм, нидер яшерәләр,
Бер дуслашып алсак,
Җайга салыныр эшләр.

Белербез әле, вирусларны
Ничек җиңеп чыгарга,
Ничек Колорадо бөҗәгеннән
Мәңгелеккә котылырга.

Медицина өлкәсендә дә
Безне көтә ачышлар,
Кунак әйтер серен,
Бүтән кирәкмәс дарулар.

Ике яклап та файда
Килер планеталарга,
Бар да әйбәт булыр,
Кирәк тик дуслашырга.

Күз алдына китерәм,
Без әкиәт дөньясында,
Бөтенләй икенче тормыш
Көтә сыман безне алда.

Гузель Идрисова   23.10.2026 13:00   •   Заявить о нарушении