Дэнья кем кулында? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226102601181
Хатыннар тәүдә ирләрдән
Бүрек тартып алдылар,
Аннары чалбар, күлмәк, галстук
Һәм тупас ботинкалар.
Күпләре, җитәкче булып,
Иң мөһим эштә эшлиләр.
Аш пешереп кенә,
Өйдә утырырга теләмиләр.
Машина руле дә күптән
Хатын – кыз кулында.
Тракторда җир сөрәләр
Чиксез кырларда.
Рельсларны әйләндереп,
Таудай өеп куялар,
Авырны җиңеләйтәләр,
Барысын да булдыралар.
Машинист тәрәзеннән
Кем ул елмая?
Бу мөләем хатын
Сапсанга да хуҗа.
Биектә, биектә, югарыда
Зур самолёт оча.
Штурвал артында хатын,
Ничек утыра, куркмыйча.
Су астыннан китеп бара
Искиткеч зур субмарина.
Анда да бар хатын – кыз,
Аңлап кара син аны.
Эх, гүзәл затлар,
Ник шулай тырышасыз?
Баһадирдай егетләребез бар,
Ягез инде, үзегезне саклагыз.
Ичмасам, штанга
Күтәрмәгез әле, кызлар.
Нәфислек юкка чыкса,
Урамны кем матурлар?
Гузель Идрисова 26.10.2026 14:43 Заявить о нарушении