Прогресс. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Прогресс

Кеше ничек шулай
Башлы була икән.
Нәрсәдер төзи, ясый
Уңган куллары белән.

Диңгез офыкка тоташа,
Океан – чиксез җиһан,
Киң дә, тирән дә,
Кешегә бирелгән аң.

Адәм баласы – даһи,
Ул – космос, яраббым,
Сокланам, горурланам,
Гаҗәпләнәм, аптырыйм.

Зур адымнар белән,
Алга бара гел,
Чиге юк ачышларның,
Прогресс бу, регресс түгел.

Безнең өчен шатланып,
Күктән Ходай күзәтә,
Изге фатихасын биреп,
Һәрчак ярдәм күрсәтә.

Күрәсебез алда әле,
Искиткеч тормыш көтә.
Тик сугышлар булмасын,
Дус булуга ни җитә.

Гузель Идрисова   27.10.2026 12:25   •   Заявить о нарушении