Кунел мэхэббэт тели. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Күңел мәхәббәт тели

Мәхәббәтнең булмый зурысы,
Мәхәббәтнең булмый кечесе,
Аз гына яратып яшәсәң,
Озакка чыдамас сөю хисе.

Зур мәхәббәткә ышанып,
Упкынга очканнар бар,
Бүген бар, иртәгә юк,
Чын булмаган тойгылар.

Һәркем ярата белми,
Үзен генә яратучылар бар.
Яратсаң, яратылсаң гына,
Бәхетле була пар.

Ярату – Ходай бүләге,
Ул синең бәхет кошың,
Нык тот, ычкындырма,
Көн дә артыр шатлыгың.

Сөйгәнеңнең күз карашы,
Аның тыныч сулышы,
Җылы сүзләре кадерле,
Йөрәккә якын бар булмышы.

Күңел канатланып оча,
Мәхәббәт безне яшәтә,
Мәхәббәт – ул космос,
Ул безне көчле итә.

Гузель Идрисова   04.11.2026 11:50   •   Заявить о нарушении